

Уфаның Октябрь районы суды 19 гыйнварда зәркән салоныннан 12 миллион сумга әйберләр урлауда шикләнелүче хатын-кызга карата иреген чикләү чарасын озайтты. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, арест бер айга - 20 февральгә кадәр озайтылган. Кыз Уфа тикшерү изоляторына урнаштырылган.
ДТРК журналисты кулга алынучы белән аралашкан. Хәлен сорагач, ул:
- Китаплар укыйм, булган хәлләр турында үз китабымны язам, - дип җавап биргән.
- Китабыгыз ничек аталачак соң?
- «Алтын мәхәббәт».
- Күпмесен яздыгыз инде?
- Тулысынча язып бетердем - 250 бит.
22 яшьлек Карина М. бутиктан бизәнү әйберләрен алып чыкканнан соң бөтен илгә танылды. Ул кибеттә кассир булып эшләгән. "Алтын мәхәббәт"е белән китап укучылар арасында да тынылырмы, әлегә билгесез. Аның сөекле егетенә мәхәббәте аркасында җинаять кылуы да караңгы әле...
Фото: Кировский районный суд Уфы.