Вологда өлкәсендә 7нче сыйныф укучысы билгесез матдә белән хушбуй сиптереп, 17 сыйныфташын һәм укытучысын агулаган. Бу турыда урындагы “Череповецкая истина” гәзите хәбәр итә.
Әлеге хәл Вытегорск районының Белоусово поселогындагы гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Чыганак мәгълүматлары буенча, кыз хушбуй савытыннан ике тапкыр басып сиптергән, шуннан соң сыйныфтагы барысы да диярлек хәлсезлек тойган.
Мәктәп укучысы әйтүенчә, флаконда гади хушбуй булган. Хәзер бу хәлне полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклый.
Фото: saint-petersburg.ru