+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 гыйнвар 2023, 16:15

Фаҗига алдыннан язу калдырган...

11 яшьлек бала коточкыч адымга барган.

Фаҗига алдыннан язу калдырган...
Фаҗига алдыннан язу калдырган...
Новосибирскида 26 гыйнварда, пәнҗешәмбе кичендә, Калинин районында урнашкан йортның фатирында 11 яшьлек малайның үле гәүдәсен тапканнар.

Билгеле булуынча, бала үз-үзенә кул салган, ә үлеме алдыннан язу калдырган. Бу хакта “АиФ-Новосибирск” басмасы хәбәр итә.

“Гаиләдә тагын бер бала бар, әниләре аларны үзе генә тәрбияли иде, әтиләре юк”, — дип сөйләгән басмага гаиләнең танышы.

Билгеле булганча, малай 78нче мәктәптә бишенче сыйныфта укыган.

Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында бу хәлгә аңлатма бирмиләр. Шул ук вакытта хокук сакчылары баланың үлемен тикшерә башлаган.

 
Фото: nsk.aif.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: