+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 февраль 2023, 12:49

31 кешене үтерүдә гаепләнә

Шул ук вакытта ул бик яхшы ир һәм менә дигән әти... Шулай булуы мөмкинме соң?

31 кешене үтерүдә гаепләнә
31 кешене үтерүдә гаепләнә

Татарстанның Югары суды Казанда яшәүче 40 яшьлек ирнең, "Идел буе маньягы" буларак танылган Радик Таһировның җинаять эшен карый. Аны 31 кешене үтерүдә гаеплиләр.

Җинаятьченең корбаннары, нигездә, өлкән яшьтәге хатын-кызлар була. Ул сигез ел дәвамында ике төрле тормыш алып бара: берсендә - яхшы күрше, искиткеч гаилә башлыгы, икенчесендә - рәхимсез җаһил. Аны белгән кешеләр бу хәлгә һаман ышана алмый.

2011 елның 5 марты. Казан. Кибеттән 91 яшьлек Нәсимә Ишморатова чыга, аның кулында - авыр сумкалар. Акрын гына атлап, ул Батыршин урамындагы йортына таба юнәлә. "Әби, Сезгә ярдәм итәргәме?" - дигән тавыш аның артында ишетелә. Өлкән яшьтәге хатын борылып карый. Анда аңа ягымлы итеп елмаючы, кара чәчле ир-егет була.

Ишморатова ризалаша, яңа танышы сумкаларны җиңел генә эләктереп ала һәм аны өенә озата. Юлда алар сөйләшеп бара: ир катлаулы хәлгә таруына зарлана һәм Нәсимә әбекәйдән, бераз акча бирә алмассызмы, дип сорый.

"Алгы бүлмәдә көтеп тор, хәзер киләм", - ди аңа Ишморатова һәм балконга чыга. Ул, бер мең сум алып, кире бүлмәгә керүгә ир кеше хуҗабикәне эләктереп алмакчы була, иягенә суга, карчык аңын югалта.

Соңрак Нәсимә апаның кызы әнисен муенына алъяпкыч бавы бәйләнгән үле килеш таба. Нәсимә илнең иң куркыныч серияле үтерүчеләренең берсе булган Идел буе маньягының беренче корбаны була.

2012 елның апреленнән башлап пенсионерларга һөҗүм Татарстаннан читтә дә башлана. Куллар, чыбыклар, халатлар, сөлгеләр, мендәрләр һәм хәтта себерке белән буылган өлкән яшьтәге хатын-кызларны Ульяновск, Түбән Новгородта (өч корбан), Ижау, Түбән Кама, Удмуртия һәм Свердловск өлкәсендә табалар.

2020 ел башында Татарстанның хокук саклау органнарына өлкән яшьтәге бер хатын улының югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул сигез ел элек 38 яшьлек Радик Таһировның өйдән чыгып китүен һәм гаиләсе белән булган мөнәсәбәтләрне өзүен сөйли. Өлкән яшьтәге хатын соңгы вакытта үзен начар хис итүен, улы турында еш искә алуын һәм аның язмышы турында белергә теләвен белдерә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңа биологик тест тапшырырга тәкъдим итә. Мәгълүматларны базага кертәләр һәм экспертлар элек кулга алынган, үлгән яисә хөкем ителгән русиялеләрнең ДНКсы белән туры килүләрен эзли башлый.

Эзләнүче Радик Таһировның мәгълүматлары Идел буе маньягы генотибы белән туры килә - тикшерүчеләргә аның шәхесе турында дөреслек ачыла. Таһиров элек тә корал урлаган һәм саклаган өчен хөкем ителгән булган. Аны тоткарлагач, ул гаепләүләрне кире какмаган һәм тикшерү белән барлык мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәргә ризалашкан.

Таһиров колониядән чыккач та кеше үтерә башлавын әйтә. Радикның танышы Сергей (исеме үзгәртелде), нәкъ менә иректән мәхрүм итү урыннарында булу Таһировны үтерүләргә этәргән, дип ышандыра. Янәсе, нәкъ менә зонада Радикка акчалы булган бик күп ялгыз пенсионерлар турында сөйләгәннәр.

Таһиров үзен "маньяк" дип атауларына үпкәли, чыннан да, нинди маньяк соң ул? Үтерүләрдән ләззәт ала алмаган ич!. Аны апасы белән әбисе тәрбияләгән, чөнки әнисе гаиләсен ашату өчен күп эшләгән. Ләкин аның җинаятьләренең мотивы җиңел акча була - аларны Таһиров ашауга, очраклы рәвештә кунып чыгу өчен түләүгә һәм наркотикларга сарыф иткән.

Шул ук вакытта 2018 елда Казанда Таһиров балалы ялгыз бер хатынны очрата, тиздән алар өйләнешә. Хатыны Радикка башта район торак-коммуналь хуҗалыгына слесарь булып урнашырга ярдәм итә, аннары - Казанның «Максат» сәүдә йортына. Парның баласы туа һәм Радик, танышлары раславынча, үзен яхшы әти һәм гаилә башлыгы итеп күрсәтә.

"Таһиров - яхшы гаилә башлыгы, беркая да качмас", - дип, адвокат аны өй арестында калдырырга сорый. Әмма суд баш тарта. Татарстанның Югары судында аның эшен карау былтыр октябрьдә башланган. Аның эшендә 36 эпизод: 31 үтерүдән тыш, аны өч һөҗүм итүдә һәм ике талауда да гаеплиләр.

Таһиров беренчел тикшерүдә кылынган җинаятьләрне таныса да, судта ул үз позициясен үзгәрткән һәм барысын да кире кага башлаган. Аның сүзләренә караганда, аның бөтен Идел буе территориясе буйлап хәрәкәт итүе ул чорда эш булмау һәм яшәү өчен акча эзләү белән генә бәйле, ә үзенә гаепләүләрне ул, янәсе, җәзалаулар астында гына таныган.

Фото: lenta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: