+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 февраль 2023, 21:19

Узган елда Башкортстанда җинаятьчелек 3 процентка кимегән

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясе генеральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республика Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

Узган елда Башкортстанда җинаятьчелек 3 процентка кимегән
Узган елда Башкортстанда җинаятьчелек 3 процентка кимегән

Чарада Радий Хәбиров узган елда республика Прокуратурасы эшенең мөһим нәтиҗәләрен һәм 2023 елга төп бурычларны билгеләде. Ә төп доклад белән Башкортстан прокуроры Игорь Пантюшин чыгыш ясады.

Игорь Пантюшин республика өчен актуаль проблемаларны билгеләде: болар - гражданнарның хезмәт хокукларын саклау, дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык, торак төзелешендә өлешләтә катнашу өлкәләрендә законлылык торышы мәсьәләләре. Ул, шулай ук, җинаятьчелеккә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрү кирәклеген ассызыклады.

- Республикада еллар буе җыелып килгән җитди проблемаларның берсе - алданган өлешчеләр. Өч-дүрт ел элек аларның саны 10 мең кешедән артып киткән. Хәзер проблемалы объектлар саны - 39. Һәр йорт буенча без проблеманы хәл итү юлларын ачык аңлыйбыз. Ләкин кешеләр игътибарны башкасына юнәлтә. Алар җинаять эшләрен тикшерү буенча активрак эш таләп итә. Ни өчен шулай килеп чыккан, дигән сораулар бирелә. Монда зур активлык күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. 2024 елга алданган өлешчеләр белән бәйле барлык мәсьәләләр ябылыр дип өметләнәбез, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Коллегия утырышы нәтиҗәләре буенча бурычлар, шулай ук төбәктә прокурор күзәтчелеген камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар комплексы билгеләнде.

- Барлык хокук саклау органнарының уртак эшенең мөһим юнәлеше - җинаятьчелекне киметү. Узган елда җинаятьчелек бездә 3 процентка кимегән. Шунысы мөһим: кимү җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр буенча бара. Бу безнең халыкның уңайлы тормыш сыйфатына кагыла, - дип өстәде төбәк җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: