+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 февраль 2023, 01:49

Төрмәдә 2,2 миллион сум акча "эшләгән"

"Здравствуйте, это колл-центр Сбербанка, меня зовут Михаил, я ваш прерсональный консультант", дип, көненә берничә тапкыр хәл белүче дә шушы Зианчура кешесе түгелме икән?

Төрмәдә 2,2 миллион сум акча "эшләгән"Төрмәдә 2,2 миллион сум акча "эшләгән"
Төрмәдә 2,2 миллион сум акча "эшләгән"

Зианчура районыннан хөкем ителүче ир төрмәдә берничә миллион сумлык афера кылган. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, узган елда майдан сентябрьгә кадәр гаепләнүче, иректән мәхрүм итү урынында җәза үтәп, таныш кешеләр аша машина йөртү хокукларын алуда яки кире кайтаруда, шулай ук милек һәм автомобильне аукцион аша түбән бәядән сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә биреи, кешеләр таба.

Әлбәттә, аның бу хезмәтләрне күрсәтү мөмкинлеге булмый. Шулай итеп, аның афераларыннан 13 кеше каза күрә. Ул китергән зыян күләме 2,2 миллион сум тәшкил итә.

«Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Элек шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителгән бу кеше үз гаебен таныган. Эш материаллары асылда карау өчен Баймак район судына җибәрелде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас