+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
15 февраль 2023, 10:26

Бакчасына күмеп, өстенә махорка сибеп куйган

Бераздан шул урынга сарымсак утырткан. Бакалы районында яшәүче 70 яшьлек җаһилнең "осталык"лары моның белән генә бетми әле.

Бакчасына күмеп, өстенә махорка сибеп куйган
Бакчасына күмеп, өстенә махорка сибеп куйган

Туймазы районара тикшерү бүлеге Бакалы районында яшәүче 70 яшьлек иргә «Үтерү» мәддәсе буенча гаеп белдергән.

2019 елның маенда полициягә Бакалы районының Киләй авылында яшәүче 58 яшьлек хатын-кызның туганнары аның югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта аның кайда булуын һәм юкка чыгуының сәбәпләрен билгели алмаганнар. Дүрт елдан соң гаепләнүченең юкка чыгуга катнашы булучы турында оператив мәгълүмат алынган. Аны тикшергәннәр, танышларыннан һәм башка шаһитлардан кабат сорау алганнар, кылынган җинаятьнең шаһиты ачыкланган, ә йорт яны участогын карау барышында зыян күрүченең гәүдәсе табылган.

Тикшерү версиясе буенча, зыян күрүче һәм тагын бер ир-ат аның өендә гаепләнүче белән аракы эчкән. Кунак йоклап киткәч, зыян күрүче белән һөҗүмче арасында низаг килеп чыккан, соңгысы хатынның муенына пычак кадаган һәм тегесе шунда ук үлгән. Аннары ул танышын уятып, мәетне күмәргә булышуын сораган.

Җыелган дәлилләрне күрсәткәннән соң, ир кылган гамәлләрен таныган, әмма хатын үзе, сәламәтлегенә зарланганга күрә, гомерен өзүне сорады, дип аңлаткан. Шуңа карамастан, хатын-кызда нинди дә булса җитди авырулар булуы турында объектив мәгълүматлар ачыкланмаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кеше үтерүче корбанны үзенең бакчасында күмеп, махорка сибеп куя. Бераздан шул ук урында ул түтәл ясый һәм сарымсак утырта.

«2023 елның 7 февралендә Бакалы районы бүлегенең участок начальнигына 2019 елда югалган хатын-кыз язмышы турында мәгълүмат килде. Киләй авылында зур урамдагы шәхси йорт бакчасында югалган хатынның җәсәде табыла, аны туганнары таный. Әлеге җинаятькә элегрәк хөкем ителгән 70 яшьлек йорт хуҗасының катнашы булуы билгеләнде. Элек рецидивист урлау һәм үтерү белән янаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Тоткарланучы җинаятьне таныган.

Тоткарланган кеше белән башлангыч тикшерү эшләре үткәрелгән, суд тарафыннан аңа төрмә рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: