+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 февраль 2023, 11:44

Кеше гөнаһы өчен 13 ел...

Русия Югары суды башка кеше җинаяте өчен 13 ел төрмәдә утырган пенсионер якташыбызга хөкем карарын гамәлдән чыгармады.

Кеше гөнаһы өчен 13 ел...
Кеше гөнаһы өчен 13 ел...

Исегезгә төшерәбез, Фаткулла Исхаковны Миякә районында өч кызны үтерүдә гаепләделәр. Шуннан соң хокук сакчылары нәкъ менә ул төнлә күршеләре өенә үтеп кереп, йоклап яткан кызларның башына балта белән суккан, дигән карар чыгарган. Шул ук вакытта зыян күрүчеләрнең берсе уянган һәм ярдәм сорап... Исхаковка йөгергән. Ун елдан соң чын җинаятьче белдергәнчә, ул кызларның йөзләрен кискәләгән. Шул рәвешле ул сөйгәненнән үч алырга теләгән. Кыз аның хисләрен кире каккан булган.

2021 елның декабрендә Конституцион суд хөкем карарын яңадан карарга кушты, һәм бу карар, пенсионерның адвокаты Виталий Буркин фикеренчә, "революцион" булып тора. Әмма Кассацион суд "югарыда күрсәтелгән хәлләр хөкем ителүченең гаепле булуын кире какмый" дип карар чыгарган. Русия Югары суды аның белән килешкән.

"Мин мондый карарлар чыгаручы кешеләрнең шушы һөнәрдә һаман да калырга мөмкинлеген һич аңлый алмыйм. Һәм бу эш белән бернинди кызыксыну юк! Судьялар финанс яисә сәяси яктан мотивацияләнгән булганда, без нәрсә эшли алабыз?" - ди Виталий Буркин.

Шуны да өстәргә кирәк: әгәр пенсионерны акласалар, бу Русия законнары практикасында беренче очрак булыр иде. Ул вакытта Фаткуллага компенсация түләргә тиешләр булып чыга шул. Сүз йөзләрчә миллион сум турында бара...

Фото: vk.com/incident02

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: