Уфаның Совет районы прокуратурасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең элекке мөдиренә карата «мошенниклык» һәм «хезмәт ялганы» мәддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итуләренчә, хатын балалар бакчасына таныш кешесен тербияче ярдәмчесе вазыйфасына билгеләп, ул эшләгән вакыт турында ялган мәгълуматлар кертткән. Чынлыкта, хезмәткәр эшләмәгән, ә мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе аның өчен хезмәт хакы алган — аның гомуми суммасы 1 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Җинаять эше, гаепләү карары тапшырылганнан соң, асылда карау өчен судка җибәреләчәк.
Бер миллион сум балалар бакчасын яхшырак, уңайлырак итүгә дә ярап калыр иде...