+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 март 2023, 19:50

Александр Прядко - Башкортстан буенча эчке эшләр министры

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Русия Эчке эшләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты. Федераль ведомство җитәкчесе, полиция генералы Владимир Колокольцев Башкортстан буенча яңа эчке эшләр министрын - полиция генерал-майоры Александр Прядконы тәкъдим итте.

Александр Прядко - Башкортстан буенча эчке эшләр министры
Александр Прядко - Башкортстан буенча эчке эшләр министры

Владимир Колокольцев Александр Прядкога балигъ булмаганнар белән эшне системалырак төзүне, юл хәрәкәте хәвефсезлеген профилактикалауны көчәйтүне йөкләтте.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика хакимияте һәм хокук саклау ведомствосы Башкортстан халкының мәнфәгатьләрен яклау буенча уртак эшнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: