-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
15 март 2023, 14:10

Өч кызны үтерүче хөкем ителде

Бүген Орскида Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә өч студент кызны үтергән Александр Лазаревка хөкем карары чыгарылды.

Өч кызны үтерүче хөкем ителде
Өч кызны үтерүче хөкем ителде
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 2021 елның 30 сентябрендә булды, әмма үтерүчегә суд бер елдан соң гына башланды.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, бу бәндә кызлар яшәгән йортка үтеп керә, аларның йоклап китүен көтә, аннары көчли һәм пычак белән чәнчеп үтерә. Шикләнелүченең шәхесе берничә көннән соң билгеле булды. Ул - 29 яшьлек Александр Лазарев.

Ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Шулай ук аның үтерүне таныганы, әмма көчләүне кире какканы билгеле.
 
Моннан тыш Лазарев һәр зыян күрүчегә 2 миллион сум штраф түләргә тиеш. Аның милкенә арест салынган.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: