+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 март 2023, 14:44

Балаларны бәдрәфтә бикләп тоткан...

Уфада балалар бакчасы тәрбиячесе елаучы балаларны бәдрәфкә бикләп куйган.

Уфада яшәүче хатын-кыз Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка югары категорияле балалар бакчасы тәрбиячесенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз сүзләренчә, ике һәм өч яшьлек балаларны, әгәр балалар елый башласа, бәдрәфкә бикләп куйганнар. Хатын сүз 45нче балалар бакчасындагы иртә үсеш төркеме турында барганын аңлата. Дәлил итеп ул тәрбияченең балалар белән аралашу аудиоязмасын тәкъдим иткән.

Аның мөрәҗәгатенә җавап итеп, Калинин районы хакимияте хәлнең аерым контрольгә алынуын хәбәр итә. Моннан тыш, эш материалларын хокук саклау органнары өйрәнә.

"45нче балалар бакчасындагы хәлләр буенча материалларны 2нче полиция бүлеге, шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе, район хакимиятенең мәгариф бүлеге өйрәнә. 20 мартта учреждениедә ата-аналар җыелышы, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән оператив киңәшмә уздырылды. 20 марттагы 31нче боерык нигезендә төркемдә көн саен педагог-психолог эшли, сәгать саен өлкән тәрбияче төркем тәрбиячесе эшен контрольдә тота. Хәл махсус контрольдә", - дип аңлаттылар район хакимиятендә.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: