+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 март 2023, 06:16

Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...

Кызганычка каршы, җәяүле үлгән...

Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...
Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...
Октябрьский шәһәрендә исерек водитель җәяүлене бәрдергән. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Кичә, 23 мартта, кич белән Новоселов урамында 23 яшьлек егет "ВАЗ-2114" машинасында 33 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган хатынны урындагы дәваханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, водительнең исерек булуы ачыкланган. Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас