+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 март 2023, 12:39

3 атна урманда качып яшәгән

Ир үз гаебен танымаган.

3 атна урманда качып яшәгән
3 атна урманда качып яшәгән

Дуван районында ир-егет танышын үтергән һәм берничә атна гадел хөкемнән качып йөргән. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте сөйләде.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның маенда җинаятьче исерек килеш үзенең танышы белән ачуланышкан. Ул иптәшенең башына берничә тапкыр суккан, аннары күкрәгенә пычак белән кадаган. Алынган җәрәхәтләрдән зыян күргән кеше шунда ук үлгән.

Җинаятьтән соң ир-ат хокук саклаучылардан өч атнадан артык качып йөргән, ә кулга алынган вакытта үз-үзен үтерергә маташкан. Ул үз гаебен танымаган. Шулай ук җинаятьченең кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салуы өчен хөкем ителүе ачыкланган.

Салават районара суды ир-атны "Үтерү" мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Фото: photocentra.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: