+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 апрель 2023, 07:35

Тикшерү комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Премьер-министр Андрей Назаров Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесен тәкъдим итүгә багышланган чарада сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Тикшерү комитетына яңа җитәкче билгеләндеТикшерү комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Тикшерү комитетына яңа җитәкче билгеләнде
"Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе һәрвакыт дәүләтчелекне ныгытуга, законлылыкны, хокук тәртибен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлтелгән иң катлаулы һәм җаваплы функцияләрне үтәгән.

Идарә социаль әһәмиятле мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Алар арасында - гражданнарны тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерү, тиешле социаль, юл һәм инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары мәнфәгатьләрен яклау.

Быел гына да республика Хөкүмәте адресына 20дән артык шундый запрос килде. Аларның берсе дә игътибарсыз калмады. Күпләре буенча планлы эш алып барыла. Болар - сугыш ветераннарының яңа Республика клиник госпитален төзү һәм җиһазландыру, Стәрлетамак районында балалар бакчасы һәм башка социаль әһәмиятле объектлар төзү. Тикшерү комитетының төбәк идарәсе белән соңгы елларда барлыкка килгән нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанам.

Владимир Владимирович Архангельскийны Идарә җитәкчесе итеп билгеләү турындагы карар - аның профессиональлеген һәм җәмгыятьтә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә нәтиҗәле эшен тану.

Профессионализм, фидакарьлек һәм хезмәт бурычына тугрылык һәрвакыт хезмәтне лаеклы алып барырга, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен ышанычлы якларга ярдәм итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, эштә һәм тормышта уңышлар, яңа казанышлар телим.

Республика хөкүмәте, үз чиратында, безнең уртак эшчәнлегебез барышында барлыкка килгән теләсә нинди мәсьәләләр буенча кирәкле ярдәм күрсәтәчәк", - диде Андрей Назаров.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас