+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
27 апрель 2023, 05:20

"Халык дошманы" төшенчәсе кире кайтарыла?

Русиядә "халык дошманы" төшенчәсен һәм Сталин репрессияләрен кире кайтарырга телиләр.

"Халык дошманы" төшенчәсе кире кайтарыла?"Халык дошманы" төшенчәсе кире кайтарыла?
"Халык дошманы" төшенчәсе кире кайтарыла?
Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Андрей Гурулев белдерде. Аның сүзләренчә, оялырга кирәкми, чөнки "дошманнар бар, төшенчә юк". Бу исемлектә фронтта мәгънәсез боерык бирүчеләр генә түгел.

"Мин Сталин репрессияләрен кайтарырга телим, гәрчә минем бабам бөтен сугышны узып, 9 ел утырып, аннары акланса да", – ди Гурулев.

Гурулев Русиянең махсус хәрби операциясен "асылда нацизмга каршы көрәш буенча икенче Бөек Ватан сугышы" дип саный, шуңа күрә трибунал, фронтта суд үткәрү мөмкинлеге кирәк, ди.
 
Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас