+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Май 2023, 08:35

Ветеранны үтерүче хөкем ителде

Илеш районының Кадер авылында булган ул фаҗига бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Ветеранны үтерүче хөкем ителдеВетеранны үтерүче хөкем ителде
Ветеранны үтерүче хөкем ителде

Башкортстан Югары суды Илеш районында яшәүче 64 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның 25 августында иртә таңнан Кадер авылында яшәүче исерек кеше 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны йортына килгән. Ул пенсионерны таларга ниятли һәм ярдәмсез хәлдә булган картка һөҗүм итә. Корал буларак ул очлы металл штырь, билгеләнмәгән чәнечкеле предмет һәм газ баллончыгын кулланган.

Гаепләнүче  зыян күрүчегә аеруча рәхимсез рәвештә ким дигәндә 26 тапкыр кадаган, законсыз рәвештә торакка үтеп кергән һәм 8 мең сум акча урлаган. Сугыш ветераны вакыйга урынында вафат булган.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аны 16 елга катгый режимлы колониягә озатты. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас