

Дәүләт думасы депутатлары икенче укуда хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләр әзерли. Алар, мәсәлән, хәрби комиссариатка гаилә хәле турында мәгълүмат бирмәгән яки хәрби комиссариатка шәхси повестка буенча килмәгән гражданнарга карата штраф санкцияләренә кагыла.
Әгәр граждан хәрби комиссариатка гаилә хәле, белеме үзгәргәнен яки эш урынын, уку урынын, вазыйфасын алмаштырганлыгын хәбәр итмәсә, аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салыначак. Элек мондый хокук бозулар өчен өч мең сумга кадәр штраф каралган иде.
Шул ук күләмдә штраф теркәлү белән расланмаган яңа урынга күченү турында, алты айдан артык вакытка илдән китү яки илгә керү турында мәгълүмат бирмәгән өчен карала. Моннан тыш, әгәр граждан хәрби комиссариатка шәхси повестка буенча килмәсә, аңа 50 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Мобилизация буенча хәбәр ителгәч военкоматка килмәгән өчен җәза шактый артырга, бу очракта штраф күләме 500 мең сумга җитәргә мөмкин.
Депутатлар шулай ук чакыру комиссиясе юлламасы буенча медицина тикшерүеннән качкан өчен штрафны өч мең сумнан 25 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә.
Парламентарийлар төзәтмәләре нигезендә, хәрби исәпкә алу документларын аңлы рәвештә бозган яки югалткан өчен штрафлар 25 мең сумга кадәр артачак.
Барабыз, киләбез, үтибез дияргә генә кала инде.
Фото: башинформ