+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
3 август 2023, 17:00

Иреклеләрнең дә гомере һәм сәламәтлеге компенсацияләнәчәк

Русия Президенты Владимир Путин хәрби хәрәкәтләр составында ирекле катнашучы гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт страховкалавы турында указга кул куйды.

Иреклеләрнең дә гомере һәм сәламәтлеге компенсацияләнәчәкИреклеләрнең дә гомере һәм сәламәтлеге компенсацияләнәчәк
Иреклеләрнең дә гомере һәм сәламәтлеге компенсацияләнәчәк

Документ нигезендә, ирекле хезмәткәр һәлак булган очракта гаиләгә страховка түләве 3 131 729,56 сум күләмендә билгеләнгән. Инвалидлык алганда: I төркем инвалидларына - 2,3 миллион сумнан артык, II төркем инвалидларына - 1,5 миллион сумнан артык, III төркем инвалидларына 783 мең сумга якын акча бирелә. Авыр яра яки гариплек алганда, страховка түләве күләме 313 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, җиңел яралану булса - 78 мең сумга якын, диелә указда.

Документ бүгенге көннән үз көченә керде һәм 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция (СВО) башлану датасыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Мәҗбүри страховканың шундый ук шартлары мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр өчен дә эшли.

Исерек яки наркотик исереклек аркасында, шулай ук кайбер башка очракларда, шул исәптән үз сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салганда - компенсация түләмәячәк. Шул ук вакытта, документта "үз-үзенә кул салу нәтиҗәсендә гражданның үлеме очрагында компенсация түләүдән баш тартып булмый", дип язылган.

Фото: Александр Река, ТАСС

Автор:Денис Таваев
Читайте нас