+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 август 2023, 05:20

Салым түләүче, электрон имзаң бармы?

Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе шуны искәртә: эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле мөнәсәбәтләрдә шәхси эшкуарлар нәкъ менә аларга бирелгән квалификацияле электрон имзаны (алга таба – КЭП) кулланырга тиеш.

Салым түләүче, электрон имзаң бармы?Салым түләүче, электрон имзаң бармы?
Салым түләүче, электрон имзаң бармы?
Физик берәмлек буларак алынган КЭПны кулланырга ярамый. Бу турыдан-туры 06.04.2011 елгы 63-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләреннән килә (алга таба 63-ФЗ санлы закон). Мәсәлән, 63-ФЗ санлы законның 17.3 мәддәсенең 1нче өлешендә шәхси эшкуарларның хокук мөнәсәбәтләрендә шәхси эшкуарның КЭП кулланылуы күрсәтелә.

Шул ук вакытта квалификацияле сертификатта аның хуҗасы буларак ИП булган физик берәмлек күрсәтелергә тиеш. Шулай ук ИП электрон имзасы шәхси эшкуарның теркәлү номеры турында мәгълүматны үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез, КЭПны юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар Русия Федераль салым хезмәтенең таныклык бирү үзәгендә ала ала. КЭПны беренче тапкыр алу өчен КЭПны бирү буенча хезмәт күрсәтүче салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

КЭП алу шартлары, шулай ук мондый хезмәт күрсәтүче салым органнарының исемлеге һәм эш графигы түбәндәге сылтама буенча ачык: https://www.nalog.gov.ru/rn02/related_activities/ucfns


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас