+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 август 2023, 05:16

Законсыз урман кисүчеләрне җиһаннан күзәтәләр

Рөхсәтсез урман кисүчеләрне ачыклауда космик системалар булыша.

республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтереспублика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Фото:республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Бу елның I яртысында урман инспекторларының контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясалды. Урманнарны саклау функцияләрен үтәү кысаларында беренче яртыеллыкта урман инспекторлары тарафыннан 12 149 патрульлек үткәрелгән. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге барышында урман законнарын бозуның 269 очрагы, ягъни рөхсәтсез 4,5 мең кубометр агач кисү ачыкланган. Шулай итеп, урман фондына зыян 80,7 миллион сум тәшкил иткән.

Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, законсыз кисүләр күләме - 22, ә зыян 30 процентка кимегән.

Федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Эльмир Хөсәенов мәгълүматларына караганда, төбәк территориясендә законсыз кисү күләменең яртысыннан артыгы дистанцион мониторинг үткәрү нәтиҗәләре буенча ачыкланган.

- Әлеге мониторинг төбәк урман фонды территориясенең 86 процентында (4,9 миллион гектар мәйданда) космик системаларны кулланып үткәрелә. Аның ярдәмендә урман декларацияләрен тапшырмыйча, яки рөхсәт ителгән күләмне арттырып агач хәзерләүне гамәлгә ашыручы кулланучыларның хокук бозулары ачыклана, - дип аңлатты урман ведомствосы вәкиле.

Барлык очракларда да әлеге кешеләргә карата җаваплылык чаралары күрелә.

 

республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Фото:республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Автор:Денис Таваев
Читайте нас