

"Русия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган брифингларда социаль челтәрләрдә теркәлгән видеоның фейк булуын раслауга карамастан, Стәрлетамакта яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз берничә тапкыр үзенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге шәхси битендә ялган мәгълүматлар белән видеоны яңадан урнаштырган", - дип хәбәр иттеләр Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Стәрлетамак шәһәр суды аны Русия Җинаять кодексының 207.3 мәддәсенең 1нче өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды. Фейк таратучыга закон кысаларында бер елга хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә ай саен тотып, холык төзәтү эшләренә җәлеп итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Фото: bashinform.ru