+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
22 август 2023, 10:16

Участковыйларның осталык конкурсы узачак

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә участок полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсларын үткәрү мәсьәләсе каралды.

Участковыйларның осталык конкурсы узачакУчастковыйларның осталык конкурсы узачак
Участковыйларның осталык конкурсы узачак

- Быел Эчке эшләр министрлыгы системасында участок полиция хезмәткәрләре бүлеге оешуга 100 ел тула. Бүген республикада 1 меңнән артык участковый эшли. Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча алар 4 меңгә якын җинаять ачыклаган, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Һөнәри осталык конкурсларын үткәрү турында тулырак мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов китерде.

Конкурста түбәндәге номинацияләр булачак: «Башкортстанда иң яхшы участок полиция вәкиле», «Башкортстанда балигъ булмаганнар эшләре буенча иң яхшы инспектор», «Административ күзәтчелекне гамәлгә ашыру буенча иң яхшы инспектор».

Һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр каралган: 1 урын өчен - 100 мең сум, 2 урын өчен - 75 мең сум, 3 урын өчен - 50 мең сум.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас