+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 август 2023, 06:02

Интернетта мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нәрсә белергә кирәк?

Балаларны кибербуллингтан ничек сакларга? Мәгълүматны ышанычлы яклау өчен нинди пароль уйлап табарга? Интернет челтәреннән хәвефсез куллану хакында "Дәүләт хезмәтләре" порталында берничә киңәш китерелә.

© Денис Таваев© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Шушы һәм башка сорауларга "Кибер хәвефсезлек" программасы ресурсларында җаваплар бар. Әлеге ресурсны узган елда "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектының бер өлеше буларак эшләтеп җибәрделәр.

"Дәүләт хезмәтләре" порталында "Кибер хәвефсезлек - ул гади!" дигән бүлек бар. Анда сез парольләр булдыру һәм мошенникларны тану, җайланмаларыгызны ничек саклау һәм балаларны моңа өйрәтү турында файдалы киңәшләр табарсыз.

"КиберЗОЖ" сезгә үз хисап язмаларыгызны ничек якларга, фишингка эләкмәскә һәм Интернетта табылган битләрне ничек тикшерергә кирәклеген сөйләячәк.

Ә "Кибербуллинг" һәм "Прокачай скилл защиты" проектлары яшь буын интернет-серферларга, геймерларга һәм блогерларга буллинг, троллинг һәм мошенниклардан сакланырга ярдәм итәчәк.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас