Алар төрле сәбәпләр белән тәүлекнең төрле вакытында шалтырата. Кешеләрне алдау һәм башкалар хисабына баю теләге генә үзгәрешсез кала.
Интернет заманы булгач, күп очракта акчаны кулга төшерү дә электрон мәйданчыкта бара. Сөйләп, кисәтеп торылса да, алданулар, кредит алып, ят кешеләргә акча күчерү очраклары бик күп.
Алар, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырып, корбаннарына шалтырата һәм төрле алдак алымнар белән алардан карта номерларын, яшерен парольләрне һәм банк карталары буенча операцияләр үткәрү өчен кирәкле кодларын белергә омтыла. Шулай ук “банк”ның ялган номерыннан мошенниклар банк клиентларына карта блокировкалану турында смс-хәбәрләр җибәрә.
Социаль челтәрләрдә аерым кешеләрнең аккаунтларын “җимереп”, туганнарыннан, танышларыннан, дусларыннан шул кеше исеменнән акча сорыйлар. Күңелсез хәбәр алган танышлар һәм дуслар, борчуга төшеп, аны-моны уйламыйча, авыр хәлдә “калган” якын кешеләренә ярдәмләшү йөзеннән акча салырга тотыналар.
Мошенникларның хәйләләренә яшьләр дә, пенсионерлар да эләгә. Алар Үзәк банк исеменнән шалтыратса, нәрсә эшләргә соң?
Ә менә нәрсә:
- әгәр аккаунтыгызны ватсалар, барлык социаль челтәрләрдә парольләрегезне алмаштырыгыз (паролегез гади, әйтик, туган ел, исем кебек форматта булмасын);
- социаль челтәрләрдә, электрон почтада һәм сайтлардагы аккаунтларда парольләрегез төрле-төрле булсын;
- телефон аша килгән кайгылы хәбәрләргә ышанмагыз, мәгълүматны тикшерегез;
- катнашмаган лотереяларда һәм бүләк уйнатуда җиңүегезгә алданмагыз;
- “Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәсен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез”, дигән хәбәрләр дә – мошенниклар эше;
- Пенсия фонды белгечләре, банк хезмәткәрләре беркайчан да өйгә килми, коридорда гына документларга кул куюны сорамый;
- шикле тоелган штрафлар, коммуналь хезмәтләрнең квитанцияләрен кат-кат тикшерегез. Мәгълүматны идарәче компаниядән ачыкларга да була;
- барлык техник җайланмаларыгызга антивирус урнаштыру хәерле;
- сату-алуларны ышанычлы сайтларда гына башкарыгыз;
- шикле сылтамаларга басмагыз.