+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
1 сентябрь 2023, 07:20

Әтисе суган тураган пычакны кулына алган...

Уфада яшәүче ир суган тураган пычак белән улына кадаган. Алар салат өчен талашып киткән булган.

Әтисе суган тураган пычакны кулына алган...Әтисе суган тураган пычакны кулына алган...
Әтисе суган тураган пычакны кулына алган...

Гаилә башлыгы хатыны һәм олы улы өчен кичке аш әзерләгән булган. Улы әтисенең яшелчәләрне дөрес турамаганын күреп калган һәм аңа ярдәм итәргә булган. Әтисенең кулыннан яшелчәләрне тартып алган да, тактада турый башлаган. Моңа әтисе "кабынып" киткән. Шунда ук улына алар "җилкәсендә яшәвен" дә исенә төшергән. Ачудан нишләргә дә белмәгән гаилә башлыгы улының күкрәгенә пычак кадаган.

Кычкырган тавышка хуҗабикә йөгереп килгән. Әлеге хәлне күргәч, пычакны яшергән һәм "ашыгыч ярдәм" чакырырга булган. Ләкин ире аңа каршы төшкән. Бу очракта медикларга шалтырату кирәклегенә гаилә дуслары гына күндерә алган. Уң үпкәсе яраланган малайны дәваханәгә озатканнар.

Әти кешене бу кылыгы өчен шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Фото: hochyvseznat.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас