+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 сентябрь 2023, 07:31

Эх, гомереңнең матур чагы җиткән генә иде бит...

17 яшьлек мәктәп укучысын хокук сакчылары кулга алган.

Эх, гомереңнең матур чагы җиткән генә иде бит...Эх, гомереңнең матур чагы җиткән генә иде бит...
Эх, гомереңнең матур чагы җиткән генә иде бит...

Уфада яшәүче укучыны 50дән артык төргәк наркотик белән тоткарлаганнар.

17 яшьлек мәктәп укучысы Алиса (исемен үзгәртте) Уфада төнлә "эшкә" чыккан. Аның үзендә 54 төргәк булган.

Барысы да план буенча барган. Полиция хезмәткәрләре аның белән башка зат исеменнән аралаша. Хокук хезмәткәрләре кызның эзенә төшкән булган инде.

Инде кыз наркотикларны тапшырганда, полиция хезмәткәрлре аны кулга алырга тиеш була. Кыз моны аңлап калып, йөгерергә тотына. Шунда ук сөйләшүләр алып барган телефонын да бәреп ватарга тырыша, әмма Алисаны барыбер тоткарлаганнар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас