+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 сентябрь 2023, 12:59

Карак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкән

Башкортстан полициясе ярты миллион сум акча һәм ювелир бизәнү әйберләрен урлауны ачыклаган.

Карак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкәнКарак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкән
Карак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкән

Җинаять кылуда күптән түгел генә яллаган йорт хезмәткәре шикләнелә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлегенә 35 яшьлек хатын-кызның йортыннан ярты миллион сумнан артык акча һәм бизәнү әйберләре урлануы турында хәбәр килә.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан шикләнелүче ачыкланган. Элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек хатын "кайнар эзләр" буенча кулга алынган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүче үзенә Интернеттагы белдерү буенча йорт хезмәтчесе яллаган. 39 яшьлек хатын-кыз йортны җыештырырга һәм кайвакыт баланы карарга килеп йөргән. Бер атнадан соң йорт хезмәтчесен бала белән бер көнгә өйдә калдырганнар. Хезмәтче бу мөмкинлекне файдаланып калырга булган. Хуҗалар өйдә булмаган вакытта ул бөтен фатирны тентеп, акча һәм бизәнү әйберләре тапкан. Баланы өйдә калдырдып, урланганны сарыф итәргә киткән.

Кулга алынган вакытта җинаятьченең 30 мең сумнан артык акчасы калган. Акчаның яртысын ул микрофинанс оешмасындагы бурычын каплау өчен файдаланган, ә калганнарын танышына саклап тору өчен биргән. Ә ювелир әйберләрне ул үзе тагып йөргән...

Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Карак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкән
Карак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкән
Карак няня баланың ата-анасына миллион сумга төшкән
Автор:Денис Таваев
Читайте нас