Уфаның Калинин районы суды ут төртү юлы белән үтерүдә гаепләнүче кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
Ачыкланганча, агымдагы елның гыйнварында ир-егет бергә яшәгән хатын-кыз белән алкоголь эчкәннәр. Исерек килеш ул муниципалитет хисабына яхшырак торак алу өчен үз йортын яндырырга карар иткән.
Ул спиртлы сыекчаны өйдәге әйберләрне сипкән һәм ут төрткән. Хатын-кыз янган йорттан мөстәкыйль чыга алмаган һәм шунда һәлак булган.
- Җинаятьче өйдә кеше булуын белгән, әмма аның үлеменә битараф булган, аны коткару өчен чаралар күрмәгән, - дип белдерде Тикшерү комитеты хезмәткәрләре.
Ир-егет үз гаебен танымаган.
Фото: bashinform.ru