+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 сентябрь 2023, 08:58

Җинаятьчеләр таксида бүтән эшли алмаячак

Сентябрьдән алып таксистлар өчен яңа кагыйдәләр гамәлдә.

Җинаятьчеләр таксида бүтән эшли алмаячакҖинаятьчеләр таксида бүтән эшли алмаячак
Җинаятьчеләр таксида бүтән эшли алмаячак

Хөкем ителүләре бетерелмәгән яки түләнмәгән русиялеләр таксист булып эшли алмаячак. Сентябрьдә әлеге эшчәнлек өлкәсенең иминлеген һәм хәвефсезлеген арттыруга юнәлдерелгән яңа кагыйдәләр үз көченә керде.

Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев аңлатма биргәнчә, федераль законнардагы яңалыклар кеше үтерү, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, талау, шәхеснең җенси кагылгысызлыгын яисә җенси иреген бозу һәм башка авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләргә кагылачак.

- Шулай ук таксида эшләүгә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен түләнмәгән 3 яки күбрәк штрафлы машина йөртүчеләр һәм гражданнар, кабат машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки җәзаның алдагы срогы тәмамланганнан соң бер ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ кулга алынган гражданнар да таксида эшләргә рөхсәт ителми. Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителү җәзаны үтәгәннән соң 8 ел узгач, аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителү 10 ел узгач гамәлдән чыга, - дип билгеләде Константин Толкачев.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас