

12, 8 һәм 6 яшьтәге өч малай көпә-көндез шәхси йортка үтеп, 15 мең сумлык балалар велосипедын урлаганнар. Югалуны сизгән урындагы кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү барышында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тагын бер зыян күрүчене ачыклаган, ул да кечкенә җинаятьчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән.
Полиция хезмәткәрләре аларның шәхесен ачыклый алган. 12, 8 һәм 6 яшьлек малайлар кылганнарын таныганнар. Шул исәптән, өйгә үтеп керү һәм велосипед урлауны ничек планлаштырулары турында да сөйләгәннәр.
- Хәзерге вакытта балигъ булмаганнарга карата материал Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә җибәрелгән. Балалар Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре бүлегендә профилактик исәпкә куелды, - дип белдерделәр ведомствода.
Фото: bashinform.ru