+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
15 сентябрь 2023, 06:36

Элекке ирен кире кайтарам дип...

Нәрсәгә генә бармый хатын-кыз!..

Элекке ирен кире кайтарам дип...Элекке ирен кире кайтарам дип...
Элекке ирен кире кайтарам дип...

Агыйдел шәһәрендә прокуратура урындагы хатын-кызга карата “ялган донос” мәддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, хатын элекке ире белән дуслашырга теләгән, ләкин берничек тә уңышка ирешә алмаган. Моңа үпкәләп, ул хокук саклау органнарына ир-атның аны үтерү белән янавын хәбәр итә, җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Бүтән эше булмагандыр инде хатынкайның.

Тикшерү барышында гариза бирүченең дәлилләре расланмый, ә хатын үзе элекке ирен гаепләвен таный. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше Краснокама районара судына җибәрелгән.

Моннан тыш, полиция бүлеге судка хатын-кыздан хокук саклау органнарының эшчәнлеген бозу нәтиҗәсендә китерелгән матди зыянны түләтү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас