+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
22 Сентября 2023, 12:45

Башкортстанның суд системасына - 100 ел

Бүген Башкортстанның Югары судында "Суд власте һәм суд җәмәгатьчелеге: үсеш тарихы һәм бүгенгесе" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

Башкортстанның суд системасына - 100 елБашкортстанның суд системасына - 100 ел
Башкортстанның суд системасына - 100 ел

Ул Башкортстан Югары судының 100 еллыгына багышланды.

Чараны Башкортстанның Югары суды Рәисе Раил Шәйдуллин ачты.

"Мондый очрашулар бик файдалы һәм бөтен җәмәгатьчелек мәнфәгатен чагылдыручы карарлар кабул итәргә ярдәм итә", - дип белдерде ул.

 Югары суд Рәисе чыгышында республика суды үсешендә суд органнарын,  халык судьялары составын оештыру белән бәйле тарихи аспектларга тукталды.

Чарада, шулай ук, сәламләү сүзе белән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев чыгыш ясады.

Фәнни-гамәли конференция барышында суд җәмәгатьчелеге үсеше тарихы, суд этикасы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Чара ахырында республиканың суд җәмәгатьчелеге белән нәтиҗәле эшләүче, суд системасы үсешенә зур өлеш керүче белгечләргә тармак бүләкләре тапшырылды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас