+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 сентябрь 2023, 17:36

Көнләшү аркасында чыккан ызгыш фаҗига белән тәмамланган

Ир-егет дустын үтергәнче тукмаган...

Көнләшү аркасында чыккан ызгыш фаҗига белән тәмамланганКөнләшү аркасында чыккан ызгыш фаҗига белән тәмамланган
Көнләшү аркасында чыккан ызгыш фаҗига белән тәмамланган

Ишембай шәһәр суды 36 яшьлек урындагы кешегә карата "Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү" факты буенча җинаять эшен караган.

Билгеле мәгълүматлар буенча, бу елның 9нчы июнендә гаепләнүче һәм аның танышы арасында табын вакытында, көнләшү аркасында, конфликт килеп чыга. Гаепләнүченең шешәдәшенә карата дәгъвалары барлыкка килә, чөнки дусты гаепләнүченең хатыны белән бик якын аралаша башлаган.

Ир-егет зыян күрүченең башына куллары һәм аяклары белән күп тапкырлар суккан. Алынган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны гаепле дип таба һәм 6 ел төрмә җәзасы билгели.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас