+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 сентябрь 2023, 17:34

Исерек хатын егеткә пычак чәнечкән

Октябрьский шәһәрендә хатын-кыз егетне пычак белән чәнечкән. Ләкин ул моны үзе хәтерләми...

Исерек хатын егеткә пычак чәнечкәнИсерек хатын егеткә пычак чәнечкән
Исерек хатын егеткә пычак чәнечкән

Октябрьский шәһәре суды 52 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен карады. Ул пычак белән кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Билгеле булганча, агымдагы елның июле кичендә Октябрьский шәһәрендә бу хатын низаг вакытында егетнең күкрәгенә бер тапкыр пычак белән чәнечкән.

Суд утырышында хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Аның сүзләренчә, ул авылда сыра эчкән. Соңрак зыян күрүче аны өенә алып кайткан, анда алар икесе дә аракы эчкәннәр. Шуннан соң нәрсәләр булганын җинаятьче хәтерләми.

Суд аны гаепле дип таныды һәм 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас