+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
26 сентябрь 2023, 16:29

Үсмерләрне наркотик куллануга этәргән...

Нефтекамада ир балигъ булмаганнарга Интернет аша наркотиклар сатып алырга тәкъдим иткән.

Үсмерләрне наркотик куллануга этәргән...Үсмерләрне наркотик куллануга этәргән...
Үсмерләрне наркотик куллануга этәргән...

Нефтекама шәһәр суды урындагы кешегә карата “Наркотикларны законсыз сатып алу һәм зур күләмдә саклау”, “Балигъ булмаганнарны җинаять кылуга җәлеп итү” һәм “Ике балигъ булмаганны наркотик куллануга тарту” мәддәләре буенча хөкем карары чыгарган.

Билгеле булуынча, узган елның декабрь аенда ир үзенең ике балигъ булмаган танышына Интернет аша наркотиклар сатып алырга тәкъдим иткән. Шулай ук аларга аны татып карарга да биргән.

Кызыкай һәм аның дусты риза булганнар. Бергәләп “закладка”га барып, наркотик кулланганнар. Шул урыннан кире кайтканда аларны хокук саклау органнары вәкилләре тоткарлаган. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган.

Суд иргә 3 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Шулай ук суд үсмерләрнең берсен “Наркотикларны законсыз сатып алу һәм шактый зур күләмдә саклау” мәддәсе буенча гаепле дип тапкан. Бер ел да алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас