Стәрлетамак шәһәрендә ике яшьлек бала торак йортның бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хатын-кыз алкоголь эчкәннән соң элекке ире белән йокларга яткан булган, шул ук вакытта кечкенә бала караучысыз калган. Бала, тәрәзә төбенә менеп, аны ачкан һәм егылып төшкән. Нәтиҗәдә, аның башы имгәнгән, күпсанлы башка җәрәхәтләр алган.
Баланың әнисенә карата «Сәламәтлеккә саксызлык аркасында авыр зыян китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын үз гаебен таныган. Әлеге вакытта гаилә белән профилактик эш алып барыла. Стәрлетамак шәһәр суды хатын-кызның алты айга иреген чикләү турында карар кабул иткән.
Фото: ufa.kp.ru сайтыннан.