+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 октябрь 2023, 04:38

1 октябрьдән - зур штрафлар гамәлдә

1 октябрьдән 30 мең сумлык штраф салыну куркыныч бар. Нәрсә өчен?

1 октябрьдән - зур штрафлар гамәлдә1 октябрьдән - зур штрафлар гамәлдә
1 октябрьдән - зур штрафлар гамәлдә

Русия Президенты Владимир Путин шушы елның октябрь-декабрендә ил гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру турында указга кул куйды. 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр запаста булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәр 130 мең русиялене хәрби хезмәткә чакыру башкарылырга тиеш. Указ 29 сентябрьдән үз көченә керде.

Агымдагы елда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кагыйдәләре элеккечә сакланачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Хәрби комиссариатка килү өчен төп документ - элеккечә кәгазь повестка булачак. Хәрби исәп реестры тулы күләмдә эшли башлаганчы, электрон повесткалар тест режимында килә һәм кәгазь повесткалар сакланачак.

- Традицион чакыруның төп ысулы - кәгазь повесткалар. Электрон - өстәмә, - дип аңлатты Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов.

30 мең сумга кадәр штраф, 1 октябрьдән кәгазь повесткалар алып, хәрби комиссариатка килмәгәннәргә генә кагылачак.

Фото: башинформ

Автор:Денис Таваев
Читайте нас