

Куергазы районында исерек автомобильче тоткарланган, ул инспекторга 30 мең сум ришвәт бирергә маташкан. Бу хакта Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов телеграмм-каналында хәбәр итә.
Билгеле булуынча, кичә “ВАЗ-2107” машинасы руле артында исерек хәлдә булган 52 яшьлек кешене туктатканнар. Административ материал төзелмәсен дип, полиция хезмәткәренең берсенең кесәсенә акча салырга маташкан. Инцидент урынына тикшерү-оператив төркем чакыртылган.
Хәзер водительгә Русия Җинаять кодексының 291нче мәддәсе буенча җинаять эше яный. Аның транспорт чарасын махсус тукталышка урнаштырганнар.
Фото/видео: Владимир Севастьяновның телеграмм-каналыннан, t.me/V_Sevastyanov