

Мошенник, Уфада яшәүче хатынга шалтыратып, үзен "банкның иминлек хезмәте хезмәткәре" дип атый һәм мошенниклар аның исеменә, имеш, кредитлар ала, дип хәбәр итә. Банктан ярты миллион сумлык кредитны ашыгыч рәвештә рәсмиләштерергә кирәк, янәсе.
Кызганычкамы, бәхеткәме, хатынга кредитны хупламыйлар, әмма Украинадан шалтыратулар һәм куркытулар дәвам итә.
Тагын бер шалтыратудан соң хатын нәрсә булганын аңлап ала һәм шунда ук полиция бүлегенә бара. Мошенник хатынга ул аңа карата полициядә гариза язган вакытта шалтырата. Андагы хезмәткәрләр мошенникны аның "эше" турында диалогка күндерә ала.
Ачылып сөйләшү барышында ул тагын 200гә якын шундый ук мошенник булган офиста эшләве турында сөйли. Аның сүзләренчә, аларның һәрберсе кешеләрне көненә ким дигәндә бер миллион сумга алдап тора. Хезмәт хакын шушы акчаның 7 проценты тәшкил итә. Димәк, бер мошенник көненә 70 мең сум акча ала.
"100 кешенең ничәсе сине "өч хәреф"кә җибәрә?" - дип сорагач, ул "200е", дип җавап бирә. Эше авыр икән, бичараның...
Фото: https://kpravda.ru/wp-content/uploads/2021/10/moshenniki.jpg