+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 октябрь 2023, 15:59

Машина урлап, дуслары белән йөргән

Машина юучы, клиентның машинасын урлап, административ яктан - "хокуксыз транспорт чарасы йөртү" һәм Җинаять кодексы буенча "урлашу" мәддәләре буенча ике җинаять эшенә тарттырылган.

Машина урлап, дуслары белән йөргәнМашина урлап, дуслары белән йөргән
Машина урлап, дуслары белән йөргән

Кичә полициягә 29 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, Собханкол авылы автомойкасыннан аның "Мазда 6" маркалы машинасын урлап алып киткәннәр. Бу хакта Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов телеграмм-каналында хәбәр итә.

Мәгълүмат юл-патруль хезмәтенең барлык постларына тапшырылган һәм тиздән ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль Туймазы шәһәрендә табылган. Җинаятьтә шикләнелүче күпфатирлы йортларның берсендә тоткарланган.

Билгеле булуынча, 30 яшьлек җинаятьче автосервиста машина юучы булып эшләве белән файдаланган һәм дуслары белән күрешергә карар кылган - машинаны урлап, хокуксыз килеш утырып киткән. Ләкин тиздән тоткарланган. Русия Җинаять кодексы буенча җинаять эшләре ачылган.

Фото/видео: Владимир Севастьяновның телеграмм-каналыннан, t.me/V_Sevastyanov

Автор:Денис Таваев
Читайте нас