

Адрес буенча шундук полиция наряды килгән. Шәхси йортта гариза бирүче үзе, 15 яшьлек яшүсмер һәм исерек гаилә башлыгы була. 39 яшьлек ир-егет полиция бүлегенә китерелә һәм аннан сорау алына.
Ир иртәдән бирле аракы эчүе хакында белдергән. Төшке аш вакытында өстәл артында улы белән әтисе арасында конфликт килеп чыккан. Исерек килеш шикләнелүче пычакны эләктереп, үтерү белән баласына яный башлаган. Баласы качып, күрше бүлмәгә йөгергән, тәрәзәдән ихатага сикергән, аннары капкадан урамга йөгереп чыккан.
Улы артыннан йөгереп чыккан әтисе капкага пычак белән кадаган. Һөҗүм шундый көчле булган - профнастил койма үтәли тишелгән. Хатын полиция хезмәткәрләре килгәнче ирен тынычландыра алган.
Элек хөкем ителгән һәм ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган ир-егет янә җинаять эше фигуранты булган: бу юлы ул җинаять билгеләре буенча Русия Җинаять кодексының 119нчы мәддәсендә каралган "Үтерү белән янау" пункты буенча.
Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү тәмамланган, эш судка җибәрелгән.
Фото: bashinform.ru