+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 октябрь 2023, 06:10

Миллион сумлык агач кискән

Гафури районының 45 яшьлек кешесе суд алдына басачак.

Миллион сумлык агач кискәнМиллион сумлык агач кискән
Миллион сумлык агач кискән
Ул Кырмыскалы районында законсыз рәвештә 970 мең сумлык агач кискән.

Ир-ат җинаятьне быел июнь аенда, шәхси ихтыяҗлар өчен агач кирәк булганда кылган. Барлыгы ул ун кубометр агач - ике имәнне кисеп ташлаган. Агачларны ул үз «ЗИЛ»ында ташыган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полиция хезмәткәрләре авыл кешесенең автомобилен, утынын һәм бензопычкысын тартып алган. Хәзер аңа урманнарны законсыз кисү турындагы мәддә буенча җәза биреләчәк.

Фото: PIXABAY

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас