+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 октябрь 2023, 07:40

Милеккә хокук ешрак теркәлә башлаган

Башкортстанда өлешчеләр исеменнән төзүчеләр тарафыннан милек хокукын теркәүгә бирелгән гаризалар саны шактый артты.

Милеккә хокук ешрак теркәлә башлаганМилеккә хокук ешрак теркәлә башлаган
Милеккә хокук ешрак теркәлә башлаган
Ел башыннан республикада 800дән артык шундый гариза бирелгән, узган ел шул ук чорда – 446 гариза. Бу хакта "Росреестр" һәм республика Төзелеш һәм архитектура министрлыгының матбугат хезмәтләре хәбәр итте.

- Дольщикка өлешле төзелеш объектына милек хокукын теркәү өчен КФҮ офисларына мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, аның өчен төзүче барысын да эшли ала. Бу яңалык дәүләт теркәве өлкәсендәге административ киртәләрне киметүгә юнәлтелгән, өлешле төзелештә катнашучының милек хокукын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә һәм аның объектка хокукын теркәү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә, - дип аңлатты "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Төзүчеләр тарафыннан әлеге норманы актив тормышка ашыру яңа төзелешләрдә торак һәм коммерция биналарын сатып алучы гражданнар һәм эшкуарлар өчен исәп-хисап процедураларын гадиләштереп кенә калмый, шулай ук күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын яңа төзелешләрдә фатирларның хокук ияләре турында мәгълүмат белән тутыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, 2022 елда төбәктә яңа төзелгән йортларның 49%ында гына милек хокукы рәсмиләштерелгән булса, 2023 елның октябренә күрсәткеч 81%ка кадәр арткан, бу аларның хуҗаларының милек мәнфәгатьләрен яклауга ярдәм итә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас