Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның август төнендә гаепләнүче үзенең элекке хатыны Динә Махиянованы каравыллап торган һәм аңа пычак белән ким дигәндә 18 тапкыр чәнечкән. Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат була. Моннан тыш, ир-атны элекке хатынын кыйнау һәм мыскыллау юлы белән системалы рәвештә физик һәм психик газаплар китерүдә гаеплиләр.
Дәүләт гаепләве судка аңа 14 ел төрмә җәзасы билгеләргә һәм катгый режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә тәкъдим итә.
Кызны үтерүче дип саналган кешене аек акыллы дип тапканнар. Белорет районы хакимиятенең агросәнәгать секторын үстерү, куллану базарын һәм хезмәтләрен анализлау һәм фаразлау бүлеге начальнигы Динә Махияновага 32 яшь туларга тиеш булган. Аның ике баласы калган.