+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 октябрь 2023, 07:25

Телефон мошенникларына киртә куелачак

Дәүләт җыелышы-Корылтайда телефон мошенникларына каршы тору мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылачак. Бу хакта парламент Рәисе Константин Толкачев хәбәр итте.

Телефон мошенникларына киртә куелачакТелефон мошенникларына киртә куелачак
Телефон мошенникларына киртә куелачак

Телефоннан алдау очракларының һәм IT өлкәсендәге җинаятьләр санының артуы җитди борчылу тудыра, шул ук вакытта аңлату эшләре нәтиҗә бирми. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 аенда мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кылынган 12 мең җинаять очрагы теркәлгән. Республикада яшәүче 9 мең кешегә 1,7 миллиард сумнан артык зыян китерелгән. Явыз ниятле кешеләргә көн саен уртача 50 миллион сумга якын акча күчерелә.

Мошенникларның активлашуы еш кына сәяси хәлләр белән бәйле һәм аларның эзләре дустанә булмаган дәүләтләргә илтә. Депутатлар мошенниклыкка каршы тору буенча чаралар комплексын эшләргә ниятли. Тәкъдимнәр эшләү өчен IT-өлкәдән һәм хокук саклау органнарыннан экспертлар җәлеп итү планлаштырыла.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас