+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
30 октябрь 2023, 21:45

"Аңа беркем дә ышанмый..."

Бүген судта Диана Сафарова һәлак булган юл-транспорт фаҗигасендә гаепләнүче иреген чикләү чарасын йомшартуны сораган, әмма Чишмә район суды аны өй арестында калдырган.

"Аңа беркем дә ышанмый..."
"Аңа беркем дә ышанмый..."

Бу хакта «Честно говоря» телеграм-каналы хәбәр итә.

Әнвәр Нургалиевның юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган туганының адвокаты Елена Бутакова сүзләренчә, бүгенге утырышта гаепләнүченең шаһитлары үз күрсәтмәләрен үзгәрткән һәм әйтелгәннәрдә буталып беткән.

"Утырышның нәтиҗәсе шундый: шаһитлар тикшерү вакытында алдан бирелгән күрсәтмәләрдән баш тарталар. Шаһитлыкларда буталчыклык күзәтелә. Эш озакка сузылачак. Гаепләнүчене өй арестында тоту срогы озайтылды. Ул үзен өй арестыннан азат итүне сорый, зыян күргән якның балаларына ярдәм итәргә ант итә. Ул моны элек тә әйткән иде. Ләкин, әлбәттә, моңа беркем дә ышанмый», - диде журналистларга адвокат.

Шул ук вакытта Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев хәлне игътибар белән күзәтә.

Фото: "ГИБДД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: