Судта Махияновның элекке хатынын көнләү һәм аңа карата шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында 2020 елның декабреннән 2022 елның августына кадәр даими рәвештә кыйнавы һәм мыскыл итүе ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә, зыян күрүче хокук саклау органнарына берничә тапкыр гаризалар белән мөрәҗәгать иткән булган.
Узган елның 12 августыннан 13 августка каршы төнендә гаепләнүче, элекке хатынының дустының туган көнен бәйрәм иткәннән соң өенә кайтуын көтеп торып, аны тотып ала һәм тәненең төрле өлешләренә пычак кадый. Тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз һәлакәт урынында вафат була.
Бүген суд аны 10 елга катгый режимлы колониягә озатты. Дәүләт гаепләүчесе аңа 14 ел сораган иде.
Фото: башинформ