+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 ноябрь 2023, 02:45

“Җирдә, суда һәм һавада – тәртип сагында”

Русия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Уфа линиясе идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Флүр Фәсыйков белән әңгәмә.

“Җирдә, суда һәм һавада – тәртип сагында”“Җирдә, суда һәм һавада – тәртип сагында”
“Җирдә, суда һәм һавада – тәртип сагында”

Флүр Фирдәвес улы Фәсыйков 1980 елның 27 маенда Авыргазы райо­нының Толбазы авылында туган. “Юриспруденция” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Русия Эчке эшләр органнарында — 2003 елның гыйнварыннан, транспортта эчке эшләр органнарында 2019 елның ноябреннән хезмәт итә. Милициянең патруль-пост хезмәте милиционерыннан полиция бүлеге начальнигына кадәр хезмәт юлы үткән. Былтыр сентябрь­дә Русия Эчке эшләр министрлыгының транспортта линия идарәсе начальнигы вазыйфасына билгеләнә. Ведомство бүләкләре белән билгеләнгән.

— Флүр Фирдәвесович, транспорт полициясе бүген ниләр белән шөгыль­ләнә?

— Транспорт полициясе хезмәткәр­ләре тәүлек әйләнәсе җирдә, суда һәм һавада тәртип сагында тора. Без җәмә­гать тәртибен саклау, транспорт комплек­сы объектларында җәмәгать иминлеген тәэмин итү, хезмәт күрсәтелә торган тер­риторияләрдә җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү белән шөгыльләнәбез. Нәкъ менә безнең хезмәткәрләр вокзалларда һәм аэропортта беренчеләрдән булып гражданнарны каршы ала һәм озата, алар арасында республика кунаклары, туристлар һәм үз эшләре буенча транспортта йөрүче кешеләр бар.

Уфа транспорт полициясе җаваплы­лыгы зонасында 26 вокзал, 55 пассажир станциясе, 136 тукталыш пункты, 300 утырту платформасы, 45 — йөк һәм бер йөкләрне сортларга аеру станциясе бар. Моннан тыш, Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропорты, елга порты һәм Куйбышев тимер юлының 1414 километры.
Төп бурычыбыз — транспорттагы кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Быел августтан сентябрьгә кадәр транспорт полициясенең транспорт инфраструктурасы объектларындагы эшчәнлегенә мониторинг үткәрдек. Анкеталар Уфа шәһәре аэропортында, тимер юл вокзалларында һәм пассажир поездларында тутырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, пассажирлар үзләрен транспорт полициясе яклавы астында хис итә һәм җәмәгать хокук тәртибен саклау, пассажирларның шәхси һәм милек иминлеге тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дип саный, күпчелек хокук сакчылары эшчәнлегенә уңай һәм ышанычлы карый. Гражданнарның ышанычы – безнең эшкә төп бәя, дип исәплим. Шулай ук эшебездә төп өстенлек бала­лар­ның хәвефсезлеген тәэмин итү һәм им­гәнүен кисәтү, корал һәм наркотик-лар­ның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачу, икътисади һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне булдырмау. Авианизагчылар, поездлардагы һәм вокзаллардагы хулиганнар, шулай ук наркодилерлар барысы да транспорт полициясе хезмәткәрләренең күз уңында.

— Тимер юл вокзалында һәм аэропортта эшләү үзенчәлекләре нәрсә белән аерыла?

— Тимер юл объектлары — кешеләр күпләп җыела торган урыннар, пассажирлар агымы зур, анда очраклы танышулар күзәтелә. Монда проблемаларның берсе — әйберләрне чит кешеләргә калдыру, шуңа күрә еш кына урлашулар тер­кәлә. Күпләр вокзалда һәм поездларда төрле гаджетларны зарядкада калдыра, киләләр, ә телефон юк. Яки поездларда шәхси әйберләрен караусыз калдырып, перронга чыга алалар. Шуңа бәйле рәвештә, без пассажирлар белән даими рәвештә профилактик эш алып барабыз.

Ләкин гражданнар барыбер уяулыгын югалта. Мәсәлән, бу җәйдә Уфа линия идарәсе полициясенә 50 яшьлек уфалы Самарага поездда барганда 190 мең сум акчасы югалуы турында мөрәҗәгать ит­те. Акча поезд туктаган вакытта ул пер­­ронга чыккач урланган. Оператив-эзләү чаралары барышында безнең хезмәткәр­ләр угрының шәхесен ачыклады. Җи­наять­не элек хөкем ителгән ир-ат башкарган, ул хәзерге заман вагон­нарының күпчелеге видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылганлыгын исәпкә алмаган. Самарага килеп җиткәч, ул пассажирлар­ның вагоннан чыгуын көтеп, урланган акчаны алып, поезддан чыгып китә. Дөрес, аны тоткарларлар дип куркып, явыз ниятле кеше таксига утырып качкан, ә урланган акчаны юлда ташлап калдырган. Аны акчасыз тоткарладылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә телим, вокзалларда, вокзал яны мәйданнарында, вагоннарда хәзер видеокүзәтү бар, вокзал турникеты янында урнаштырылган каме­ра­лар, шулай ук, үтеп баручы һәр кеше­­не терки. Бу полициягә эшне җи­ңеләйтә.

— Поездларда, гомумән, транспортта спиртлы эчемлекләр куллану тыелса да, андыйлар һаман да табылып тора, дип беләм...

— Монысы икенче зур проблема. Әйе, ерак юлга йөрүче поездлардагы пассажирлар кайвакыт спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп куллана һәм үзләрен начар тоталар. Әгәр дә хәлнең контрольдән чыгу куркынычы янаса, поездны йөртүче һәм аның начальнигы бу хакта транспорт полициясенең дежур бүлегенә хәбәр итә. Безнең хезмәткәр якын станцияләрнең берсендә поездга утыра һәм юлда хәлне тикшерә. Кайвакыт бер генә искәрмә һәм административ протокол да җитәрлек була, гаугачы юл ахырына ка­дәр тыныч­лана, кайбер очракларда мон­дый пассажирларны төшереп калдыралар. Агымдагы елның 9 аенда гына поездларда ад­министратив хокук бозган өчен 998 протокол төзелде. Безнең бурыч — пассажирларга без хезмәт күрсәткән объектларда хәвефсез һәм уңайлы булсын.
Һава транспорты объектында пас­сажирларның булу вакыты күпкә азрак. Ләкин анда да эш җитәрлек: җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда булу очраклары, вак хулиганлык, сүгенү, авианизагчылар дип аталган гражданнарның әдәпсез тәртибе белән шактый еш очрашабыз. Кайбер пассажирлар үзләре белән юлда вакыт уздыру өчен тыелган матдә­ләр ала, әмма бүген самолетта һәм поездда тәмәке тарту һәм эчү тыелган. Монда пассажирлар агымы күпкә азрак, ләкин еш кына хокук бозучы­лар республикадан авиатранспорт белән тизрәк китәргә тырыша.

— Су транспортында хәлләр бераз җиңелрәктер...

— Су транспортында бурычларның берсе — браконьерлыкка каршы көрәш. Бу, нигездә, су биологик ресурсларын за­консыз тоту (алу) белән бәйле җинаять-ләрне ачыклау. Рейдлар даими оештырыла, шулай ук бу чараларга җәмәгать­челәрне — балык тоту җәмгыяте вәкиллә-рен җәлеп итәбез. Ләкин, әлбәттә, елга полициясе эшчәнлеге мондый рейдлар белән генә чикләнми. Шуңа бәйле рә­вештә, күптән түгел булган хәлне искә алып үтәм. Сентябрьдә, интернет-киңлек­не мониторинглау барышында сайтлар-ның берсендә Дүртөйле районында аучылар катердан елга аша йөзүче боланны атып үтергән, дигән язмага тап булдык. Бу мәгълүмат транспорт полициясе тарафыннан билгеләнгән тәртиптә теркәлде, ул табылганнан соң берничә сәгатьтән шикләнелгән кеше ачыкланды. Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек ир үз гаебен һәм кылган эшен таныды.

— Флүр Фирдәвесович, Сез наркодилерлар да транспорт полициясе хез­мәткәрләренең күз уңында дип әйттегез. Бу явызлыкка каршы көрәш никадәр нәтиҗәле оештырылган?

— Бу сорауга җавап бирер өчен саннарга мөрәҗәгать итәм. Агымдагы елның 9 аенда Русия Эчке эшләр министрлы­гының транспорттагы Уфа линиясе ида­рәсе бүлекчәләре наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 152 җинаять ачыклаган, 50дән артык кеше тоткарланган. Шундый очракларның берсе: фев­ральдә Уфа линия идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан мессенджер-ларның берсендә ачылган интернет-кибет аша контактсыз ысул белән Башкортстан территориясендә наркотиклар сату белән шөгыльләнүче кешеләр төркеме ачыкланды. Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында оперативниклар тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр кылуда катнашы булган төркем әгъзаларының шәхесләре һәм законсыз бизнесны оештыручы, интернет-кибет операторы һәм сату максатында наркотик чаралар белән яшерен-закладкалар булдыручылар ачыкланды. Гомумән алганда, шикләне­лүче­ләрдә 140тан артык наркотик төргәге табылды. Ачыклануынча, законсыз бизнес ел ярым эшләгән, интернет-кибет аша наркотиклар әйләнешенең тулы циклы гамәлгә ашырылган.

— Транспорттагы гадәттән тыш хәлләр турында ниләр әйтерсез?

— Кызганычка каршы, тимер юлда га­дәттән тыш хәлләр еш күзәтелә. Фаҗи-га­ләр кешеләр юлны тиешсез урыннарда кичеп чыкканда, яки селфи ясаганда, якынлашып килүче поезд тавышын ишетергә комачаулаучы колакчыннарда һәм капюшоннарда йөргәндә, балалар тимер юл объектлары янында уйнаганда теркәлә. Моннан тыш, эре тер­лекләр дә тәгәрмәч астына еш эләгә, кыргый хайваннар юлга йөгереп чыга. Быел поезд астына поши да, аю да эләкте.

— Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Уфа линиясе идарә­сен­дә күпме хезмәткәр эшли?

— Транспорт инфраструктурасы объектларында хокук тәртибен ведомствоның 400гә якын хезмәткәре тәэмин итә. Без үз хезмәткәрләребезгә, аларның гаилә­лә­ренә һәм балаларына да игътибар би-рер­гә тырышабыз, хезмәт ветераннарын да игътибарсыз калдырмыйбыз. Бигрәк тә хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә, шулай ук безнең идарә ветераннарына хөрмәт күрсәтәбез.

— Бәйрәм көнендә хезмәттәш­лә­регезгә нәрсәләр теләр идегез?

— Аларга һәм аларның якыннарына, шулай ук ветераннарыбызга ныклы сә­ламәтлек телим! Намуслы хезмәтләре һәм хезмәт бурычларына тугры булулары өчен рәхмәт! Уңышлар һәм яхшы кәеф, гаилә җылысы, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!

— Әңгәмә өчен зур рәхмәт! Һөнәри бәйрәмегез белән!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас