Иглин районының мировой судьясы Иглин авылында яшәүче хатын-кызга карата хөкем карары игълан итте. Инстанциянең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 маенда 13.30 сәгать тирәсендә хатын, үз җир участогында, йорт яны корылмалары янында, коры үлән яндырган. Үз гамәлләре белән ул Русия Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге «Русия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре»н бозган.
Югары куркыныч чыганагы белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янәшәдәге җир участокларында урнашкан корылмаларга ут каба, шуның белән чит кешенең милкенә 10 млн сумнан артык матди зыян китерә.
Суд тикшерүе барышында хатын үз гаебен таный. Хатын-кызга 50 мең сум штраф салына.
Үз чиратында, зыян күрүчеләр матди зыянны каплау турында судка мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Фото: башинформ